Татары Казани вчера в 17:02
Гөлсирин Абдуллина: "Азатны башка кызларга "төрттем..."
Татар эстрадасының популяр артисты Гөлсирин Абдуллина белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Тамашачыга ни кирәген аңлавы кыен. Халык җырын җырласаң да, заманча җырласаң да тәнкыйтьләргә генә торалар. Яңа программага да нинди җырлар кертергә дип баш ватабыз", - ди Гөлсирин.
- Азат белән ничек танышып, ничек йөреп киттегез?
- Мин килеп ике ел үткәч, фондка Азат килде. 20 май көнне Рифат Әхмәтович шалтыратты да, “синең белән эшләргә бер егет алдым, Азат Абитов исемле, ишеткәнең бармы?” - диде. “Юк”, - дидем. “Ишетерсең. Әзерлән, хәзер җыр сайларга барабыз, Азат сине кереп алыр”, - диде. Мин тукталышка чыгып бастым. Ак төстәге “ундүртле” машинасы килеп туктады да, ишекне ачып берәү: “Утыр!” – диде. Ул Азат иде. Иң беренче сүзе: “Мин Азат булам. Безнең туган көннәр бер тирәдә икән”, - диде. Чынлап та, без аның белән бер елгы. Минем туган көн – 13 гыйнварда, Азатныкы – 14 гыйнварда. Башта Азатка егеткә караган кебек карамадым. Киресенчә, аны дус кызларга “төрттем”. Ул чакта Алия Карачурина белән бергә яши идек, аңа да “Азатка игътибар ит әле” дип әйтеп карадым.
- Икәү башкара торган “Әллә нинди язмыш” җырыннан соң да хисләр кабынмадымы?
- Ююк! Без аны Азат белән “Гөлсирингә – өч кияү” концертында башкардык. Анда мин Рәнис Габбазов, Артур Шөгаепов һәм Азат белән дуэт җырладым. Берзаман Азат миңа кич җитүгә смслар яза башлады. Ярты төнгә кадәр языша идек. Менә шулай аралар әкренләп якынайды. 2019 елда өйләнештек.
- Азат белән Гөлсирин нинди ир белән хатын?
- Без икебез дә кызу, икебез дә әтәч елында туган. Шулай да Азатның холкы авыррак. Артык тиз кыза да, озак суына алмыйча йөри. Ә мин тиз сүреләм, шундук гафу итәм.
- Ләкин ни өчендер сине усал, диләр...
- Туры сүзле булганга. Нәрсәдер ошамый икән, мин дәшми тормыйм, ничек бар, шулай әйтәм. Яхшылык эшләгән саен моны аңламаучылар бар.