Nebaz.ru
vk.com/bakchada Количество участников: 30610
Название группы
Бакча
Статус
🌻Бакчачылар мәйданына рәхим итегез. Әйдәгез, дуслашыйк. 🌻
Страна
Россия
Город
Казань
Описание
Хөрмәтле бакчачылар! Бакчачылар мәйданына рәхим итегез. Сездән дә кызыклы фотолар, хатлар, хәбәрләр көтәм. Бакча, йорт эшләре буенча сорау-тәкъдимнәрегезне дә яза аласыз. Фотолы сорау, тәкъдимнәрне 8 927 43 22 719 телефонына ватсапка язарга да була. Төркемдәге язмаларны рөхсәтсез, авторын, чыганагын күрсәтмичә алу тыела! Зур хөрмәт белән, Роза НУРГАЛИЕВА.
Тип сообщества
Публичная страница
Тип деятельности
Садоводство
Записи сообщества:
Бакча
Бакча 25 апр. в 19:18
👩‍🌾 Белгәннәрдән өйрәнәбез
Бакча җиләген язын ничек эшкәртергә?
Җир кибә башлау белән бакча җиләгенә коры көл сибеп чыгам. Аннан соң 10 л суга 2 аш кашыгы нашатырь спирты кушып сиптерәм. Чәчәккә бөреләнгәндә, 10л суга 1 аш кашыгы мочевина кушып бер тапкыр сибеп чыгам. Соңрак, бер тапкыр кычыткан әчетеп сибәм. Кычытканның файдасы бик күп, аңа суган кабыгы кушылса, тагын да яхшырак. Аннан җиләкләрнең яфраклары ямьсезләнә башласа, чир билгеләре күренсә, 10 л чиләккә 1 ампула “Топаз” кушып сиптерәм. Ул гөмбәле чирләрдән булыша.
Мәймүнә Моталлапова, Балык Бистәсе районы.
[club189015555|Бакча]
Фото интернеттан алынды.
Бакча
Бакча сегодня в 09:46
Бакчачы көндәлеге
Кара көздән язга тикле күпме
Соц челтәрләр буйлап без йөздек.
Кирәк булган мәгълүматны җыеп
Хәтерләргә күпләп без тездек.

Көтә-көтә орлык чәчәр көнне
Атна түгел, көнләп санадык .
Җае чыккан саен кибетләргә
Орлыкка дип керми калмадык.

Ярты кыштан түзми, алгысынып,
Орлык, ашламалар барладык.
Кызыл утлы лампа яктысында
Әкеренләп эшне башладык.

Иртә килде язлар! Сезон ачтык!!!
Икеләнер урын калмады.
Дүртмүкәйләп бакча гизү көн дә -
Яңгыр гына әле яумады.

Кышлар буе җыйган ул майларны
Киметергә, ай һай, күп кирәк.
Ава-түнә сулар сибү көн дә,
Кулдан төшми тырма һәм көрәк.

Көнгә чыксаң, һаман шул бер халәт-
Башлар аста, арт сан югары.
Әйдә ярар, без күнеккән инде -
Эштән үлгәннәре юк әле.

Кичкә керсәң, үзе сиздерә тик -
Кан басымы үткән сызыктан.
Иртән торсам - бакчам көтеп торсын,
И бер Раббем, өзмә саулыктан.
Фәнзия Әхмәтшина, Дүсем.
[id456729573|Фанзия Ахметшина]
Бакча
Бакча вчера в 19:54
Агач утырту ул - иртәгәге көнгә ышаныч булу.
Бакча
Бакча вчера в 07:20
Дусларым, синоптиклар кыраулар куркынычы турында кисәтте. Виноградны каплагыз, яшелләнгән виноградка җиңелчә минус та зыян сала. Теплицадагы яшелчәләргә да спанбонд капларга кирәк.
Бакча
Бакча вчера в 05:57
🍒☀ Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлыйм! Кояшлы, чәчәкле майга кереп барабыз. Эшләрегез – уңышлы, күңелегез – тыныч, тормышыгыз түгәрәк булсын ❤
Иң изге теләкләр белән, группаның хуҗабикәсе Роза vk.com/rozo4ka12 🌹
[club189015555|Бакча]