Nebaz.ru
vk.com/club212372158 Количество участников: 30649
Название группы
Кич утырганда
Тип сообщества
Публичная страница
Тип деятельности
Литература
Записи сообщества:
Кич утырганда
Кич утырганда вчера в 08:57
Soft Sorb — незаменимое средство для преодоления последствий интоксикации организма. Адсорбирует токсины, нейтрализует их и выводит из организма.
В состав Soft Sorb входят богатые пищевыми волокнами натуральные компоненты, полученные из мякоти яблок, оболочек семян подорожника, плодов сливы и опунции, плодоножек вишни.
Оптимальное сочетание растворимой и нерастворимой клетчатки.
В составе одной порции Soft Sorb 600 мг растворимых и 400 мг нерастворимых пищевых волокон, то есть в одной порции содержится 1 000 мг пищевых волокон.
Экстракты мяты, фенхеля и кориандра с эфирными маслами и флавоноидами помогают сбалансировать и наладить регулярный режим работы пищеварительной системы, устраняют дискомфорт в кишечнике.
Растворяясь в воде, Soft Sorb приобретает пюреобразную консистенцию, которая связывает и выводит токсины из организма.

Soft Sorb необходим:

✅для выведения токсинов из организма
✅при кишечном дискомфорте, для снятия тяжести, вздутия, боли в животе ✅при недостатке пищевых волокон в рационе
✅в составе программы корректировки массы тела
✅при прохождении программы DETOX SORB вместе с природным фитокомплексом с антипаразитарной активностью GELM CLEANSE.Soft Sorb полезен
✅при различных отравлениях✅в период акклиматизации во время путешествий
✅ при алкогольной интоксикации (похмелье)
✅для регуляции аппетита при снижении веса
✅при дискомфорте в животе, высыпаниях на коже, измененном аппетите.Key to health — ваш персональный ключ к здоровью.
Сертификат "Халяль"
Цена со скидкой 925р.
По всем вопросам обращайтесь в личные сообщения ✍️
Кич утырганда
Кич утырганда вчера в 20:02
Кич утырганда
Кич утырганда вчера в 19:40
Өзелгән хыял.
Сирәк агачлы парк. Күләгәләр шактый озынаеп өлгергән. Аулаграк почмактагы агач эскәмиядә бер кыз утыра. Ләкин кояш, бүгенге көнең бик эссе булуына карамастан, һаман да җегәрле: җылыга тансыкны җылытырга, яктыга сусаучыны яңадан яктыртырга тагы да дәрт-дәрманы бар сыман, бирешергә уйламый да иде. Шуңа да кызның свиданьяга бик иртә килүе гаҗәбрәк тоела иде. Кыз гадирәк иде, авылчарак диимме? Ботында ерткаланып беткән джинсы чалбар кимәгән, аккош канатыдай саф, нәфис кулы итәге өстендә тын гына ята бирә. Һичбер тырнагы буялмаган. Икенче кулында китап, шигырьләр җыентыгы. Ләкин кызда китап кайгысы түгел шикелле, ул әллә шигырь тәэсиренә бирелеп уйлана, әллә инде алдагы хыялларына өметләрен ныгытып утыра. Әгәр дулкынланып торган чәчләрен ике толымга үреп асып куйса, хас та авыл кызы булыр иде. Ләкин нидер аның ваемсыз, беркатлы кыз булмаван, ә үзенә игътибар таләп ителергә лаеклыгын күрсәтә иде. Кызның дусты бар, көтәр кешесе бар. Әнә шул егет кызның чәчләренә карата төрле бәя биреп шаяртырга ярата иде. Кыз җил кодрәтенә чәчләрен таратып җибәрсә, бернинди бәя бирми калмый. Берчак шулай аларны театрдагы пәрдә төсе белән чагыштырып куйды (димәк, театрга барган, ә кызны чакырмады), икенчесендә ниндидер көн як агачына охшатып куйды, монысы бигрәк тә инде нәзәкатьсезлек белән озын чәчне - кызлар күркен – тупас рәвештә агач кайрысы белән чагыштыру була түгелме. “Синең чәчең июнь аендагы кояш баешы вакытында күктәге яңгырга тулышып җитмәгән болытларның офык шәфагенә буялган төсле” – диде берчак. Нәрсә әйтергә теләгәндер, шаяртамы, әллә кызга якынлашырга тырышуымы. Сүздән җеп ишүеме? Әнә үзе дә килә икән.
Кыз янына егет килеп утырды. Ул да шундый. Тыныч сыман, уңган, сабыр, ләкин ифрат җитди уйлы. Гүя менә бүген, нәкъ менә хәзер Рубиконны кичәргә карар иткән.
- Мин килдем.
- Күрәм, - диде кыз.
- Яныңа утырырга ярыймы?
- Утырдың инде.
- Ә, әйе икән, - диде егет.
Янына утыру дигәч, болар арасында бер кешелек урын калды. Бу итәгать, әдәп, нәфислек арасы иде һәм шул ара барлык сөйләшү-аңлашу вакытында бозылмады.
- Озак көттеңме? – диде егет.
- Юк, озак түгел, менә бу китапны гына укып чыктым әле, - дип җаваплады кыз. Сылукайның төртмә сүзләре шактый тупас, гаярь булса да, тавышы искиткеч йомшак, дустанә яңрады.
- Гафу ит, эштә тоткарландым.
- Эштә түгел, военкоматка бардың син.
- Әйе, шулайрак булды инде, монысы да бер сәбәп. Кыскасы, син теләсәң нишлә, ә мин сиңа бер сүз әйтергә тиешмен. Бәлки, күптән әйтергә тиеш булганмындыр, ләкин, кеше ниятли, язмыш үзенчә рәтли. Дөресе шулай булырга тиеш булгандыр инде. Нәфисә, моңа кадәр син бала гына идең бит әле, моңа кадәр без дус идек, моннан соң да без дус булырбыз димен. Ә хәзер син бала түгел, адәм. Чөнки көлмисең, шаяртмыйсың, ә уйчан, җитди, сабыр, игътибарлы бер кыз булдың. Туташ диясем килә. Бу елларда әйткән һәрбер сүзең минем йөрәктә, алар истәлек түгел, мин шулар белән яшим, сөйләшәм, аркаларыннан сыйпап сөям кебек. Син дә минем сүзләремне онытмыйсың шикелле. Хәзер син, әле әйтүемчә, җитди кешегә әйләндең. Башка адәмнәр әйткәнне игътибарлап тыңлыйсың, ашыкмый гына аңлыйсың һәм хәтереңә салып куясың. Шулай итеп күңелеңне баетасың, Тормыш тәҗрибәсе туплыйсың.
Шушы хәлчә мин әйткән сүзне дә тыңларсың да дөрес итеп аңларсың һәм бәхетебезгә лаеклы җавап бирерсең дип уйларга җөрьәт итәргә батырчылык итәм.
Моңа кадәр мин бу турыда авыз ачмадым, курка идем. Керфекләреңне сирпеп бер карап аласың да, мин таш сындай катып калам, йөрәгем табаныма кадәр төшеп китә иде. Ә хәзер сизәм, кыюландым кебек. Минем сүзем синең күңелеңә өрфия кадәрле дә авырлык яки бер күләгә китермәстер. Ә минем җаным тулышкан. Нәфисә сеңлем, әгәр уйлаганымны бүген әйтмәсәм башкача беркайчан да әйтә алмам, һәм беркайчан да бәхетле булмам кебек. Әйе, мин бүгенге көндә, синең каршыңда йөрәгемдәге иң матур, иң мөкатдәс сүзләрне һичбер тамчысыз бу фаный дөньяның ясалма яки уйлап табылган бизәкләре белән матурлап тормыйча, эчкерсез карашым белән туп-туры күзләреңә карап әйтергә дип килдем. Бакчаның шушы аулак урнында, кемдер ишетә калыр, иң нечкә хисләремне үзенчә аңлап бозык шаһитлык итәр дип бер кәррә дә шикләнмичә, йөрәк серемне бүлешәсем килә. Бел, матурым, синең аларны ничек кабул итүең минем өчен шултиклем мөһим, шул кадәр әһәмиятле, әгәр дөрес аңламасаң, мин көткән тәэсиреңне сизмәсәм, минем өчен бу гамәл җир шарын җәһәннәмгә олактырудан да яманрак булыр иде. Кара әле, Нәфисә, тирә-якта нинда нәфислек. Менә бу агачка кара син. Соңгы берничә елда гына үсеп чыккан үсенте бит ул! Без дә шулай, соңгы елларда гына үстек шикелле. Ә аңа кадәр нибары дус идек, нибары бала идек. Ә хәзер... Ә хәзер мин йөрәгемә нинди утлар кабасын белмим, ничек яшәргә белмим, чынлыкта тормышның нәрсә икәнен белмим. Кайчак көпә-көндез күз алларым караңгыланып китә, шул ук вакытта күңелемдә мәңге сүнми-сүрелми торган кояш яна. Ул мине яшәтә, бәхетле итә, төнлә айга күтәрә, хыяллар иленә алып китә. Шушы еллардагы синең әйткән һәр сүзең искә төшә, алар миндә хисләр өермәсе кузгата, аңымда борынгылыктан калган моңнар уйната. Мин беләм, син дә шундый. Элек мин бер сүз әйтсәм кычкырып көлә идең. Ә хәзер син көлмисең, моңайган кебексең. Ник моңаясың, чөнки моңаерга вакыт. Син хәзер бала түгел, ә пешкән алма. Син җитлеккәнсең. Тормыш юлында үз язмышыңны бүлешергә мөмкилек биргән бүләк-бәхетеңне табарга вакыт. Мин сизәм, мин беләм, Аллаһ белә. Синең бәхетең миңа ят түгел. Хәтта безгә бер үк бәхетне бирерләр кебек фәрештәләр. Мин сиңа бер сүз әйтсәм, шул бәхеткә ишекләр шәрран ачылып китәр сыман.
- Нәфисәкәй, мин сине сөям. Яратам!
Паркта тынлык урнашты. Кыз күтәрелеп тә карамады, Тик йөзен гына түбәнрәк иде.
- Мин сине яратам, Нәфисә бәгърем. Ишетәсеңме! Ник дәшмисең?
- Аптыраудан инде, дустым, аптыраудан. Мин дә сине сөям. Кая китсәң дә кайтуыңны көтәрмен. Тик мин вәгъдә бирәлмим бит инде.
- Ни өчен бирәлмисең?!
- Чөнки син бирәлмисең!
- Нигә?
- Иртәгә армиягә китәсең бит, оныттыңмы әллә?
Бу сүзләрдән егетнең йөрәгенә үлем салкыны йөгергәндәй булды. Их, ул бит төннәр буена йокламады, сагынды, уйланды. Бәхетле томышны күз алдына китерергә тырышты. Ә менә бүгенге көннең кечкенә кәгазь кисәге киләчәне челпәрәмә китерергә сәләтле булуы турында уйлый белмәде.
Караңгылык куера башлаган икән. Утырып тору ялкыткан икән. Икесе дә моны бер үк вакытта сизделәр, торып киттеләр. Кыз егетне беләгеннән култыклап алмады, егет кызның биленә кул салмады. Әдәп аралыгы һаман да бозылмады.
Җитәрлек йөргәч, парктан чыктылар һәм кыз шундук трамвайга утырып китте.
Кара күктән төшкән яман бәла
Авырттырса әгәр йөрәкне,
Бармы чара иркен бу дөньяда?
Ансыз яшәү миңа кирәкми!
Монысын егет вагонда язды. Байтак вакыт уйланып, зиһен көчәндереп утырса да башына тагы да бер юньле сүз килмәде, куен дәфтәрен эчке кесәсенә тыгып куйды.
Килмәде аннан шигырьле хат яки башка хәбәр. Хәбәрсез югалды дигән хәбәр дә килмәде. Егет гаип булды. Гаип булды.
1 май 2024.
Кич утырганда
Кич утырганда вчера в 07:49
Май сынамышлары

🌾Май башы җылы булса, азагы салкын килер. Һәм киресенчә, май башында салкын икән, димәк, азагында көннәр җылытачак.

🌿Шомырт иртә чәчәк атса, җәй җылы булыр.

🌱Майда пәрәвез күп булса, җәй эссе килер.

🍀Май салкын булса, иген уңар.

🌾Май коңгызы күп булса, җәй коры килер.

🍃Май уртасы нинди – җәй шундый. 
Кич утырганда
Кич утырганда вчера в 07:44
Дусларым барыгызны да чын күңелдән 1️⃣ май Яз һәм Хезмәт бәйрәме б/н тәбрик итәм 🚩🍃💐һәм сезгә ныклы саулык, сөенечле хәбәрләр, һәм шулай ук эш дәрте, хезмәт бәхете сезне беркайчан ташламасын🤝Күкләребез аяз, илләребез тыныч, ризыгыбыз киң, табыннарыбыз һәрчак мул булсын... Һәрбер кешегә дә яшел үлән, шомырт -сирень чәчәкләренә,, сандугачлы-тургайлы, якты кояшлы, җылы язларга куанып -яшәргә язсын.🌞🕊️💫Бәйрәм белән🥁🎺🎈