Nebaz.ru
vk.com/club99651353 Количество участников: 66347
Название группы
Татар халык ашлары
Статус
Ашларыгыз тәмле булсын!
Тип сообщества
Публичная страница
Тип деятельности
Кулинария, рецепты
Записи сообщества:
Татар халык ашлары
Татар халык ашлары сегодня в 15:00
Кем "Шарлотка" яратмый?
⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀
Көзен аны пешермәгән, яратмаган хуҗабикә юктыр. Әлеге тәмле бәлешнең рецептлары да мең төрле. Мин үзем аны бик яратам. Ләкин дөрес туклануга күчеп маташканлыктан, тиешле рецептны да эзләргә туры килде.
⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀
Әзерләнү вакыты: 20 мин әзерләү + 60 мин пешерү
⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀
Ниләр кирәк: 2-3 эре алма, 4 йомырка, 1 стакан (250мл) шикәр комы (мин составында стевия булган шикәр алмаштыргыч салдым);
1 стакан он (250мл) - кукуруз, дөге оннарын яртышар стакан салдым, 1 бал кашыгы күперткеч, бераз гына кукуруз крахмалы салдым.
⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀
Ничек пешерәсе:
1. Эчлеген әзерлибез - алманы турыйбыз.
⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀
2. Йомырканы шикәр комын акка күбекләнгәнче блендерда болгатабыз.
⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀
3. Оннарны, крахмалны һәм күперткечне болгатабыз.
⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀
4. Кокос мае белән майланган табага камырның бер өлешен агызабыз, алмаларны (алмаларны кһбрәк тә малсаң була икән) тезәбез, өстенә кабат камырны агызабыз.
⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀
6. Алдан 180Ска кадәр кыздырылган духовеада 60 минут пешерәбез.
⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀
Тәмле булсын, дуслар!

Рецепт [club195919678|@gulchachak_mansurova] битеннән алынды.
Татар халык ашлары
Татар халык ашлары сегодня в 12:00
Мультиваркада яшелчәләр белән пешкән тавык

Мультиварканы уйлап тапкан кешенең аяк-куллары сызлаусыз булсын, дип телим мин чын күңелдән. Ник дигәндә, аш бүлмәсендә иң зур ярдәмчеләремнең берсе бит ул мультиварка. Бик еш кулланам мин аның белән, хәтта холодецны да мультиваркада кайнатам.

Фотодагы тәмле ризык та мультиваркада пешерелгән.
Тавык итен уртача кисәкләргә, яшелчәләрне( суган, помидор, ташкабак, бәрәңге) бик вак итмичә турыйбыз. Тәмләткечләр( мин һәрвакыттагыча кипкән базилик салам), тоз салып яхшылап болгатабыз. Мультиварка савытының төбенә итне тезәбез, өстенә яшелчәләрне. Савытның кырыеннан 1 стакан су агызабыз. "Тушение" режимында 1 сәгать 20 минут пешерәбез. Кибет тавыгы белән пешерсәгез вакытны 10 минутка киметергә була.

Рецепт @aygul_receptlar битеннән алынды.
Татар халык ашлары
Татар халык ашлары сегодня в 09:00
Иртәнге ашка #овсяноблин

Ингредиентлар:
3-4 аш кашыгы геркулес(10-15 минут пешә торганы)
2 аш кашыгы сөт
1 йомырка

Барлык ингредиентларны бергә кушып блендер белән болгатабыз. Кызган майламаган антипригар табада сүрән утта пешерәбез. Башта бер ягын пешерәбез, әйләндерәбез, ярты ягына эчлек җәябез( минеке бүген угычтан уган сыр, телемләп тураган помидор, петрушка), беленнең икенче яртысы белән эчлекне каплыйбыз( кыстыбый кебек).
Иртәнге ашларыгыз тәмле булсын!

Рецепт @aygul_receptlar битеннән алынды.
Татар халык ашлары
Татар халык ашлары сегодня в 06:00
Татар халык ашлары
Татар халык ашлары вчера в 21:00
Бэрэнге пэрэмэче ...

Буген ,рецепт сорап язучылар белэн директ тулды . Мондый пэрэмэчне эбием, энием мичтэ пешерэ иде . Берконне ,@guliyavaliakhmetova эбисе табада ,майда кыздырды . Бик аппетитно куренде. Мин дэ табада кыздырып карарга булдым . Анын особо рецепты юк. Холодильниктан нэрсэ таптым, шунын бн камыр бастым .

Бугенге Камыр :
Иске кибет сметанасы ( срогы чыккан🤭) 100 гр тирэсе .
100 гр жылы су
Пол ч.л.сода , соль , сахар.
Майонез чуть чуть , 1кукэй, он , подсолн.масло чуть чуть . Йомшаграк итеп камыр басып, ярты сэг ял иттердем , пока начинка эзерлэгэнче .

Эчлек: бэрэнге пюресы , суган ( на вкус).

Кыздыру өчен : үсемлек мае

Пэрэмэчлэрне башта бэрэнгеле ягын кыздырасы , аннары эйлэндерэсе . И бетте!!! Тэмле булсын🤗😋

Автор @mama_almaza04 😍